КЫЗЫЛ ЧӘЧӘКЛӘР
(Әсәр кыскартып алынды.)
«Кызыл чәчәкләр» хикәясе якты, азат
көннәр өчен көрәш юлында, һәлак
булган
иптәшләргә багышлана.
Автор.
Башлангыч.
Кызыл орлыклар.
Без
түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек.
Кем
күтәрде? Кайчан? Ничек? Сезгә менә шул турыда сөйләп бирергә телим.
Мин
яшь сабый идем әле.
Кайдан
килеп, кайда баруы һичкемгә мәгълүм булмаган бер үткенче мөсафир* бабай бездә,
хәл җыярга туктаган вакытта, үлеп калды. Ул бик карт иде. Бөтенләй ялгыз иде.
Шуның өчен кызганып яшь түгүчесе дә булмады.
Менә
шушы бабай үләр алдыннан үзенә чакырды да, миңа бер уч тутырып орлыклар бирде.
Болар
– кызыллар иде, матурлар иде.
–
Яз килгәч, – диде, – боларны чәчәрсең! Туфракларын йомшарта тор! Вакытында су
сибәргә онытма! Өсләренә чүп-чар төшеп, кояш яктысыннан мәхрүм булмасыннар,
яхшы кара! Әгәр мин кушканча эшләсәң, җәй көне кызыл чәчәкләрең булыр, көзгә
матур кызыл орлыклар җыеп алырсың... Икенче елга тагын чәчәрсең, шулай итеп,
бакчаң чәчәккә тулар, синнән күрмәкче башкалар да шулай эшләрләр!
Мәрхүмнең
сүзен тыңладым. Ләкин чәчкән орлыкларым өстенә үзем юкта тирес түккәннәр,
ниндидер бер явыз кара таш белән бастырып киткән – орлыкларым вакытында чыга
алмый калганнар, кайберләре, томаланып, бөтенләй черегәннәр.
Моңа
җаным бик әрнеде. Тиресне себереп түктем. Ташларны читкә алып ыргыттым. Җылы
яңгырлар яуды, якты кояш карады; ни күрим: бер атнадан матур сабаклар, яшел
яфраклар, җәй көне аллы-гөлле кызыл чәчәкләр бөтен бакчама ямь бирде; көз көне
энҗе-мәрҗән бөртекләре кебек тигез, матур кызыл орлыклар җыеп алдым. Болар
миннән бөтен авылга, бөтен тирә-якка таралды.
Мин
моны бөтенләй оныткан идем инде.
Тарихның
яңа сафланган йомшак туфрагында үсеп килгән асыл ирләрне сөйли башлагач,
ничектер, яңадан хәтеремә төштеләр.
I
Агыйделнең
киң болыннар, зур таулар арасыннан боргаланып-боргаланып аккан җирендә үзенең
зурлыгы, йортларның төзеклеге белән кечерәк шәһәргә охшашлы бер авыл бар...
Диңгез
сулары кебек зәңгәрләнеп уйный торган зур, матур күл буенда утырганга, бу
авылны «Зәңгәр Чишмә» дип атыйлар.
Зәңгәр
Чишмәнең бакчаларында чәчәкләр адәм күзе карап туя алмас дәрәҗәдә куе төстә
чибәр булып җитешәләр; болыннары елның-елында тирә-якны җәй көне яшел үлән
белән, кышкы суыкта солыдан кадерле санала торган хуш исле коры печәннәр белән
хәйран итәләр; өч яклап тезелгән таулары, катлау-катлау баскычланып, югары
болытларга сузылалар: урманнарында меңәр еллык карт наратлар, чыршылар
җәен-кышын яшәреп, шаулашып утыралар; елгалар, күлләр буеннан сөзәк сырт булып
җәелеп киткән киң басулары шундый бәрәкәтлеләр ки, вакытында җылы яңгырлар
яуса, кояшлы аяз көннәр булса, бу яланнарның мамык кебек йомшак, көзге төн
болытлары кебек куе кара туфраклары ярты дөньяны туйдырырлык нигъмәтләр
бирәләр.
Авылның
уртасында зур базар кайный: аның ике ягыннан биек матур сарайлар, зур тимер
йозак белән бикләнә торган ак таш кибетләр тезелеп китәләр...
Боларга
тоташып, бераз читкә таба, урта хәлле кешеләрнең уртача зурлыкта өйләре, уртача
биналар үз дәрәҗәсенә күрә урын алалар.
Тагын
бераз китсәгез, йортлар кечерәя, каралтылар, егылмасам ярар дип куркып,
үзләренең иске черек терәкләренә таяна төшеп, һәр җилгә калтыранып, һәр яңгырны
эченә алып, язмышның бөтен көчләре алдында ыңгырашып гомер итәләр. Иң ахыр
барып, күпер башларында, басу капкасы буйларында чүплекләргә, тиресләргә
салынган балчык өйләр, корымлы читән куышлар, үзләренең кайгылы йөзләре, сәләмә
кыяфәтләре белән каты җилләргә, көчле бураннарга каршы тора алудан өмет өзгән
бер хәлдә дөнья кичерәләр... Мин менә шул читтәге өйләрнең берсендә тудым.
Язмыш дулкыннары белән бер кавышып, бер аерылып яшәгән дүрт иптәшем дә шул
авылның төрле урамнарында, байлыгы-төзеклеге төрлечә булган төрле өйләрдә туып
үстеләр.
Арабыздан
тик Шаһбазның гына кайда туганын белмиләр; минем бу газиз дустымның дөньяга
килүе анасының кабергә китүенә сәбәп булганга, атасының кем икәне һичберәүгә дә
мәгълүм булмаганга, бу баланың гомереннән беренче сәгатьләрен һичбер өй үзенә
алырга теләми. Моны ул үзе дә белми, башкалар да сөйләмиләр.
Ни
булса булган: Зөһрә апа бала тапкан да, үзе җан биргән.
Аның
мәхәббәтенең җимеше үткен Шаһбаз, үз гомерен чабата тукып, аркан ишеп үткәрә
торган, ялгыз фәкыйрь бабасы Әхми карт кулына калган.
Көзге
караңгы төннең нурлы йолдызлары Шаһбазны беренче мәртәбә менә шул картның авыл
читендәге балчык өендә, агач сәкедә, юкәләр, мунчалалар арасында каршылыйлар.
Ерак күк бу атасыз-анасыз баланың беренче шикаятьле* авазын менә шуннан ишетә.
Шаһбаз
җиде яшькә җиткәч, чабатачы Әхми карт та үлә; шул зур авылда минем киләчәктәге
дүрт дусымның берсе булган бу бала бөтенләй ятим, ялгыз кала.
VI
Атсыз
гомер итү бик кыен иде. Әйбәт булды, безнең әткәй ат алды; кечкенә генә, ябык
кына бер нәрсә, быел гына сабанга кергән, ди.
Ат
булгач, камыты, арбасы җиңел эш инде: әткәй, Ивановка русларына барып, берничә
көн таш кисте дә кечкенә генә, җиңел генә камыт, ыңгырчак, дилбегә, дүрт
тәгәрмәч, ике күчәр алып кайтты. Гыйфран байдан башка вак-төяк кирәк-ярагын
алып кайтты да җыйнак кына арба ясады.
Шулай
итеп, без хәзер атлы-арбалы булдык.
Әткәй
әйтә, син, ди, бераз эшли башласаң, яңа өй алырбыз да, ди, авылның уртасына
таба, теге балта остасы Зарифлар янына күчәрбез, ди.
Их,
тизрәк үсәсе, тизрәк әткәйгә эшләшәсе дә бу тирес оясыннан шул авыл уртасына,
оста Зарифлар тирәсенә күчәсе иде!
...Без
әткәй белән, яңа атны, яңа арбаны җигеп, яланга ашлык карарга киттек. Җирән
кашкага ашатырга печән чабып алып кайту өчен чалгы да алдык.
Их,
егет! Нәрсә бит, быел ашлыклар, карасаң, исең китә: шулай әллә кайдан әллә кая
җәелеп, Зәңгәр Чишмә кебек үзеннән-үзе дулкынланып утыралар иген басулары!
Басуны
әйләндек, арба тутырып яшел печән төядек тә, иң еракка – борчак җирләренә килеп
чыктык.
Их,
малай, борчагы нәрсә бит! Инде бөтенләй кузакланып беткән – сырга кебек,
сабакны сыгып утыралар. Санап карадым: кайбер кузакларда сигезәрдән ике рәт
тезелгән. Күрше Сафа бабай әйтә, бер кузакта уналты борчак булса, ул инде бик
уңган була, ди.
Озакламас,
өлгерер дә инде: урыны-урыны белән әле дә саргая башлаган.
Чү!
Тукта!
Тегендә
кемнәр ул безнең борчак эченә кереп ятканнар?
Әткәй
нидер кычкырып калды, мин, аңа карамастан, чыбыркыны алдым да, бар көчем белән
шул безнең борчак эченә кереп яткан малайларга йөгердем.
Ни
күрим?
Берсе
теге базарда минем белән сугышкан сары башлы, черек тешле, әйбәт киемле малай.
Аның белән янәшә тагын берәү яткан – таза, нык, төптән юан үскән, сабыр гына
бер яр бала. Өченчесен азрак таныйм. Бу – Гыйрфан бай мәхәлләсенең, Заһит
хәзрәт улы Фазыйл мәгьзүм* бугай: чибәр генә киенгән, озынча йөзле, зур
күгелҗем күзле, нечкә кара кашлы, минем чамалы бер малай. Ачуымнан нәрсә әйтергә
белмәдем:
–
Ник безнең борчакны урлыйсыз? – дидем дә, чыбыркы белән малайларга берәм-берәм
селтәнә башладым.
Теге
Фазыйл мәгъзүм акыллы күзләре белән миңа текәлеп карады да, ничектер, гаҗәп бер
осталык белән чыбыркымны тотып алды, һаман шулай текәлеп карап:
–
Солтан, син нигә һаман безгә бәйләнәсең?.. Беркөн тимерлек янында менә
Гыйлаҗиның күзен чыгара яздың... Без сиңа тигәнебез юк бит! – диде.
Бу
малайның күз карашы йөрәгемә төште, тавышы, акыллы сүзе бөтенләй хәлемне
бетерде. Эчтән шулай җиңелсәм дә, тыштан һаман киреләндем:
–
Ник бәйләнмәскә? Ник Шаһбазны рәнҗетәсез? Нигә безнең борчакны таптап ашап
йөрисез? – дидем.
Фазыйл
әллә нинди бер җирәнү белән:
–
Харап булган икән! Имеш, борчакны ашыйсыз? Әнә янәшәдә безнең ике дисәтинә
борчак ята: бик кирәк булса, төя дә алып кайт! – диде дә, капкан борчагын
төкереп ташлады.
Безнең
талашны әткәй ишеткән, ахрысы.
–
Солтан, син нигә алай акылсызланасың?.. Кемнәр икәнен танымыйсыңмыни? Килегез
барыгыз да монда! – дип кычкырды.
Бардык.
Фазыйл
мәгъзүм атны мактады, сары башлы малай минем өстемнән тел сөйләде*:
–
Без, ялан карап йөреп, сезнең борчак эченә хәл җыярга утырган идек, улың безгә
бәйләнә, – ди.
Әткәй
көлде:
–
Солтан, син боларны танымыйсыңмыни? Нигә алай сугышып йөрисең? – диде. Сары
башлы, әйбәт киемле малайга карап:
–
Бусы Гыйрфан бай улы Гали була, – дип өстәде, аннан соң теге озын, аксыл йөзле,
күгелҗем күзле, акыллы Фазыйл мәгъзүмне күрсәтеп:
–
Бусын танымаска бер дә ярамый, бу – байлар мәхәлләсенең мулласы Заһит хәзрәт
улы мәгъзүм Фазыйл... Ә менә бусы – оста Зариф бабаңның төпчеге, – дип, таза,
калын, сабыр малайга күрсәтте. Аннан соң барыбызны да кочагы белән борчак
җиренә таба этәргәләп:
–
Йә, барыгыз, юкка сугышып йөрмәгез, саргайганрак җиреннән борчак җыеп
китерегез... Мин ут ягып куырырмын, – диде.
Без
бергәләп киттек. Бергә борчак җыйдык. Шаяра-шаяра сөйләнеп, талашкалап алдык.
Гали
һаман миңа бәйләнә, Шаһбазны сүгә:
–
Солтан, – ди, – нәрсә шул уйнаштан туган хәерче малай өчен минем белән сугышып
йөрисең? – ди.
Фазыйл
мәгъзүм, безнең белән яшьтәш булса да, чыннан зурлар кебек акыллы сөйли. Минем
кулдан тота да:
–
Йә, Солтан, моннан соң безнең белән сугышмассың бит инде, – ди.
Теге
Зариф оста малае Гыйлаҗи дәшмәде – җыйды да җыйды; дуңгыз нәрсә икән, без юкка
суган сатып йөргәндә, ул менә дигән кипкәннәрен бер кәләпүш тутырып та
өлгергән.
Арба
янында төтен күренде, ул арада әткәй дә:
–
Җитәр инде, кайтыгыз, – дип кычкырды. Барсак, без бөтенләй хур булдык. Әткәй
көлә:
–
Сез, ахрысы, эчегезгә җыйгансыздыр. Менә Гыйлаҗи егет, ичмасам!.. Ул атасына
охшаган: күп сөйләми, эшли дә эшли, – ди.
Борчак
тиз куырылды, кәләпүшләргә тутырып алдык та арбага биек итеп төялгән яшел печән
өстенә атланып утырдык.
Кайтыр
юл түбән таба иде.
Җирән
кашка, яшь булса да, көчле икән: шул чаклы печән белән биш кешене бертуктаусыз
йөгертеп алып кайтты.
VIII
Без,
бер авылда туып, бер суны эчеп үскән булсак та, төрлебез төрле урамнарда, төрле
өйләрдә торгангамы, холыкларыбыз, һөнәрләребез бик төрлечә иде.
Фазыйлдан
башка безнең компания әллә кайчан таралган булыр иде. Кайбер вакыт юк-бар өчен
талашып китәбез. Бәргәләшеп алган чаклар да була. Менә мондый заманнарда Фазыйл
әллә кайдан акыл таба, кызык сүз әйтә, – яңа уен чыгара да, әле биш минут элек
кенә бугазга-бугаз килгән малайлар, гөрләшеп, кочакланышып, яңадан уйнарга
тотыналар. Талашны, сугышны бөтенләй оныталар.
Мин
бөтен компаниягә балык тотуларда, урманга, тауга, җиләккә йөрүләрдә командир
булдым. Минсез мондый эшләр башланмый, башласалар да, очлап чыгара алмыйлар.
Зариф
карт улы Гыйлаҗи сугыш-талаш вакытларында безне коткара.
Без,
үзара бик артык якынаеп киткәч, авыл малайлары өстеннән башлык кебек булдык.
Теләсә, язгы ат чаптыруларда, теләсә, базарларда, теләсә, башка уеннарда – без
һаман үзебез теләгәнчә алып барабыз. Моңа башкаларның эчләре поша. Безнең
дошманнар көннән-көн күбәя. Шуңа күрә, атна саен диярлек, бәрелешләр була. Менә
мондый вакытларда Гыйлаҗи булмаса, без лачыннан качкан чәүкәләр кебек,
таркалабыз да бетәбез... Тик ул гына үзенең курку белмәс йөрәге, таза беләкләре
белән безнең дошманнарыбызга каршы тора алуыбызга сәбәп була.
Аның
өстенә тагы, Гыйлаҗи бөтен авыл малайлары эчендә бердәнбер балта остасы санала.
Яз килсә, ул безгә менә дигән көймәләр ясап бирә. Кошлар килеп җиткәндә, безнең
һәркайсыбызның кечкенә өй кебек матур, җыйнак итеп ясалган сыерчык ояларыбыз
әзерләнеп, биек киртәләр башына утыртып куелган була. Боларны да ул ясый.
Җиләк
җитсә, кечкенә-кечкенә тубаллар, көз керсә, авылның бер башыннан икенче башына
ишеттерерлек яңгыратып суга торган биек, текә какмалар – болар һәммәсе шул
атасына охшап туган Гыйлаҗи кулыннан ясалып килә.
Галине
әйтәсе дә юк. Нәрсә ясарга: агачмы, нечкә тактамы, калайлармы, кадаклармы –
һәммәсен Гали ташый. Акча дигәнең аңардан өзелми. Конфетлар, клиндерләр,
прәннекләр белән аның үзенең тешләре череп беткән. Без дә болардан ара-тирә
авыз итәргә кире тормыйбыз.
Шаһбаз
иң соң килеп кушылса да, ул тиз арада безнең компаниянең үзәге булып алды.
Бер
җиргә уенга барасымы, җиләккә, балыкка бару өчен җыярга кирәкме, яки
берәребезне кыйный башлаганнармы - яныңда Шаһбаз булса, бер дә аптырамыйсың!
Ул, ике бармагын тешләренә куеп, берничә сызгырып җибәрә икән, безнекеләр хәзер
сизеп алалар да, кайда, нинди эштә булса да, чабып килеп җитәләр. Әйтерсең
әкияттәге җеннәр инде! Бу сызгыруда авылда гына түгел, тирә-якта да аның
тиңдәше юк, диләр. Ул әллә ничә төрле сызгыра. Без инде аның сызгыруыннан нәрсә
әйтергә теләгәнен тел белән сөйләп биргән, сүз белән кычкырган кебек
аңлыйбыз...
Сугыш
вакытларында да аның кирәк чаклары була.
Ул
көчле түгел, ләкин бик үткен, бик хәйләле: кайбер вакытларда һич көтелмәгән
җирдән килеп, берничәсен бәреп ега да, дошманнар хур булып качалар.
Йөгерүдә,
суда йөзүдә дә аңа чыккан кеше юк.
Җырлауга,
моңлануга, көлке сүз әйтеп башкаларны мыскыл итәргә туры килсә, ул инде
дошманнарга гына түгел, безнең йөрәкләребезгә дә еш-еш агулы укларын кадый.
***
Х
Шаһбаздан
соң башкалар да берәм-берәм тарала башладылар.
Фазыйл
мәгъзүм Казанга китә. Ул русча да, мөселманча да укый, ди. Аны мактап сөйлиләр.
Галим булыр, зур кеше булыр, Зәңгәр Чишмә буен яктыртыр, диләр.
Җитмәсә
тагы, Гали дә кышларда әллә кайларга китеп югала торган булды. Ул да укый, ди.
Сату-алуга өйрәтә торган гыйлемлекләр артыннан йөри имеш, ди.
Гыйлаҗи
моны ишеткәч көлә:
–
Анысы юк эш инде, – ди. – Акчаң булса, сату-алу эшен, укымыйча да, бик шәп
йөртә белер идем әле, – ди.
Нәрсә
сөйләп торырга?! Гали укыр өчен түгел, байлыкка, симезлеккә чыдаша алмаганнан
гына йөри инде!
Моңарчы
һичкая кузгалмаган Гыйлаҗи да аякланды.
Быел
яңгыр аз яуды. Игендә өмет зур түгел, авылның байтак егетләре, эш бетәр-бетмәс,
читкә кәсеп эзләп чыгып киттеләр. Безнең иптәш тә:
–
Бер бәхет эзләп кайтыйм әле! – дип, шуларга иярде. Зәңгәр Чишмә буенда мин
ялгызак калдым.
XII
Ятсам
да йоклый алмадым.
Таңнан
торып, Зәңгәр Чишмәдән су китердем, арыш көлтәсе тападым, чоланнан көрпә алып
чыктым да, улак тутырып, җирән кашкага бутап бирдем.
Әле
өйдәгеләр тормаганнар.
Минем
башымда һаман бер уй. Атай картаеп бара. Гомере шул тирес башында үтә. Мин инде
җиткән егет булдым, менә берничә елдан патша хезмәтенә чакырырлар. Өч ел анда
үтәр. Ул вакытта тагы ялгыз калалар. Тагы йорт-җир төзәтеп йөри алмаслар.
Юк,
болай ярамый!
Бу
эшләр миңа оят: мин хәзер атайдан шәбрәк таш кисәм, башкаларга селкенмәгән авыр
ташлар минем кулда уйнап йөриләр. Егетләр арасында сугыш-ни булса, минем
беләкләргә чыдаучылар сирәк чыга.
Юк,
болай ярамый! Хәзергә үз көннәрен үзләре күрерләр. Мин китәм, бүген үк китәм дә
алты почмаклы өй, кечерәк бер келәт алып, шуларны Зариф осталар янына күчерерге
җитәрлек акча табып кайтам. Һәр ел бездә заводларга, шахталарга өчәр-дүртәр йөз
минем кебек егетләр китәләр. Акча табалар, өс-баш ясыйлар, йорт-җир төзәтәләр,
чәчәргә җирең җитмәгәч, чабарга тугаең булмагач, өстеңә капланырга торган
урманнан бер чыбыркы сабы да ала алмагач, нәрсә дип монда гомер буенча Зәңгәр
Чишмә саклап ятасың!
Иртәнге
чәйгә утыргач, шул турыда сүз ачтым:
– Әткәй, – мин әйтәм, – алты почмаклы өй белән
кечкенә бер келәт алып, шуларны теге Зариф осталар янына күчереп салу өчен
күпме акча кирәк булыр? – дим.
Әткәй
дә, әнкәй дә миңа аптырап карадылар. Әткәй бераз елмая:
–
Нәрсә син, Солтан, берьюлы зурдан күтәрәсең? – ди. – Әле бу елга бүрәнәсен генә
алып куярга көч җитсә дә, ару булыр иде! – ди.
Мин
кырт кистем:
–
Юк, мин әйтәм, әткәй, син ачык әйт: мин дигәнчә эшләгәндә күпме акча кирәк
булыр? – дим.
Карт
бераз уйланды:
–
Йөз тәңкәсе табылса, эш башларга ярар иде, – ди.
Мин
дога кылып тордым да, киенергә тотындым:
–
Сез, мин әйтәм, миңа фатиха бирегез, мин бүген үк чыгып китәм. Иң күбе миңа бер
ел вакыт бирәсез, мин сезгә, санап, ике йөз сумны менә шул икмәк янына китереп
куярмын, – дим.
Әнкәй
куркып калды, йөзләре агарды, яшьле күзләре белән миңа кадалды:
–
Чү, балакаем, ник ул чаклы ашыктың соң? – ди.
Мин
ике сүзгә урын калдырмаслык итеп әйтәм:
–
Миңа фатиха бирегез, мин бүген үк китәм... Бер ел дип әйткәнем – иң күп куеп
әйтүем. Күңелем сизә, мин алты-җиде айдан кайтырмын... Хәзер сентябрь икән,
язгы сабанга улыгыз сезнең каршыгызда булыр, – дим. – Әткәй, син берәр алты
почмаклы өй белән кечкенә келәткә күз сала йөр... Теге Зариф оста янындагы буш
урынны берәрсе эләктермәсен... Старостаны майлаштыра тор: мин аның белән былтыр
сөйләшкән идем... Ярар, бер тутырган тавык белән бер бөтен кызыл башны
кызганмасаң, урын синеке булыр, дигән иде, – дим.
Әткәй
миңа туры карады, аның күзләрендә: «Бу бала акылдан шашмыймы?» – дигән бер
сорау бар иде.
–
Солтан, син чынлап ук бүген китәсеңме? – ди.
–
Китәм, әткәй, китәм. Сезне бу тирес башында үтерәсем килми. Үземә дә типсә таш
ярырдай егет булып, бу чүплектә сасып яту хурлык! – дим.
Риза
булдылар. Ләкин икесендә дә ниндидер эчке бер өмет катнаш курку сизелә иде.
Былтыр
«Восьмой прииска» дигән шахтага авылдан өч йөз егет киткән вакытта мин дә
дәртләнеп куйган идем. Шул вакыт алынган еллык билетым да сандык төбендә яткан
икән. Әнкәй ашыгып күлмәкләремне юды, ямады, кечкенә капчык ясады, өй башыннан
бер пар яңа чабата алып төште, миңа юлга дип, азрак ит, азрак бәрәңге пешерде.
Шуларның шулпасын ашадык, чәй эчтек. Киендем. Утырып дога кылдык, хушлаштык. Мин,
кечкенә капчыкны аркага асып, ялгызым Урал тауларына карап сәфәргә чыктым.
Алты
ай эшләдем. Җиденчегә киткәндә минем эчке күлмәгемнең култык астында кечкенә
бөти кебек әйбәтләп тегелгән йөзәр сумлык ике кәгазь һәрвакыт тәнемне кытыклап
рәхәтләндерә иде.
Моның
өчен ниләр генә күрмәдем, кайларда гына булмадым.
Башта
«Восьмой» дигәннәрендә эшләдем. Хезмәт каты, хак начар, эш вакыты хәлләреңне
бетереп аяктан егарлык озын иде. Түздем. Дөньяның рәтенә бераз төшеним, башка
җирдән табышлы кәсеп эзләргә җитәрлек акча ясыйм дип түздем.
Аннан
соң, болардан китеп, бер француз компаниясенең шахтасына ялландым.
Сүземдә
тордым. Тартмадым, эчмәдем, картага якын бармадым...
Тагын
берничә атналар эшләгәч, ике йөз тәңкәне тутырып, аның өстәвенә юллык, өйгә
вак-төяк бүләклек тә арттырдым.
Вак
акчаларны бөтен ике йөзәрлеккә алмаштырып, йөрәк өстенә бөти ясап тектем дә,
Уралның тирән шахталары белән бәхилләшеп, Зәңгәр Чишмә ягына таба юл тоттым...
Яңгырлы-болытлы
көз, аның артыннан карлы-буранлы каты кыш үткән: минем баштан әллә ничаклы
хәлләр кичкән, ләкин Зәңгәр Чишмә аз гына да үзгәрмәгән.
Ул
һаман да элеккечә зур, мәһабәт булып, әллә кайдан җәелеп, һаман элеккечә матур
кояш нурлары белән уйнап яши икән әле.
XXI
Сиксән
биш сумга югары оч Галәвинең алты почмаклы өен алдык. Үзе ике генә ел торган.
Бүрәнәләре яңалар, корылар. Ишек, тәрәзә, идән, түшәм – бары да бик бөтен.
Тик,
бераз биегрәк булсын өчен, нигезгә берәр бүрәнә салырга туры киләчәк.
Утыз
сумга Садыйк байның бер келәтен алдык. Зур гына, иркен генә. Өсәкләре дә бик
яхшы икән. Булгач-булгач, ак келәт булсын дип, моңа кечерәк кенә бер тәрәзә дә
куйдырырга исәплим.
Әткәйнең
көздән чыгарып калдырган ташы бар икән. Алты сажин, ди.
Насыйп
булса, өйнең дә, келәтнең дә астына тирән итеп нигез салырбыз, юкса, су китеп
чери, фәлән итә башлый.
Өй
кузгаткач, аның кирәге күп була икән. Кыегы, ишек алды, тагы әллә нәрсәләре
өчен егерме тәңкәлек төрле бүрәнәләр, киртәләр, такталар алдык...
Иптәшләр:
«Үзең маташсаң, озакка китәр, әйдә өмә ит!» – диделәр. Әткәй дә риза булды.
Өйне,
келәтне, таудагы ташны да өмә белән ташыдык.
Икенче
көнне күрше-күләнне җыеп, өмә сымаграк ясап, өйне мүкләп күтәрдек. Бусына инде
Зариф оста берничә сәгатькә кайтып үзе дә булышты... Яңа күрше Гайнияләр аш-су
белән ярдәм иттеләр.
Берничә
көннән мич тә өлгерде.
Шулай
итеп, бер атна дигәндә, без бу яңа урынга, яңа өйгә бөтенләй торырга да күчтек
– күпер башындагы чүплектән мәңгегә-мәңгегә котылдык.
XXXI
...Игеннәр,
безнең бәхеткә каршы, искиткеч дәрәҗәдә шәп булып җиткәннәр.
Халык
шат иде. Һәркем быелгы иген белән үзенең тереклеген төзәтеп калырга өмет итә.
Бурычлылар бурычларын түләргә, атсызлар ат алырга, өйсезләр өй салырга, улы
җиткәннәр килен алырга, кызы җиткәннәр кыз биреп туй ясарга, – һәркем шулай бу
байлыктан үзенең дөньясын рәтләп калырга уйлый.
Шундый
дәртләр, шундый уйлар белән һәркем бил баглап, җиң сызганып, изү чишеп, уракка
төште...
Шундый
өметләр, шундый уйлар белән янып, рәхәтләнеп, шатланып, шаулашып эшләп йөргән
заманда, көпә-көндез һәммә халык яланда уракта чакта, патшадан фәрман килеп
төшә:
–
Герман белән сугыш!
–
Һәммә ир җаны коралланырга, фронтка китәргә тиеш! Аяз көндә, димәк, һич
көтмәгәндә яшен сугу ничек тәэсир итсә, патшаның бу фәрманы аңардан яманрак
булды. Халык аптырый кала. Картлар бөтенләй шашалар:
–
Бу ни эш бу?
–
Патша хәзрәтләре безнең хәлне белмиме икәнни?
–
Аңа әйтәсе иде: бераз кичектер, иген-таруны җыйыйк, аннан соң да сугышка
өлгерерсең! – диясе иде.
–
Юк шул, аның тирәсен әллә нинди боярлар чолгап алганнар. Болар дөрес хәлне
сөйләмиләр булыр!
–
Патша хәзрәтләре бездән ерак... Безнең сүзләр, безнең хәлләр аңа барып ирешә
алмый! – диешәләр.
ХХХIII
Ашыктырып
куалар. Бүген кич калага барып җитәргә, ди. Аннан иртәгә таңда ук каядыр еракка
озатачаклар, ди. Кая булсын, сугыш авызына, кан, үлем эченәдер инде!
Хәерле
булсын! Ни язган булса, шуны күрербез!
Сугышка
алалар, үлемгә куалар дип, хатын-кыз шикелле елап торып булмый инде.
Куалар
– барасың!
Сугышка
кертеп, туп авызына куялар, – үләсең!
–
...Хуш, әткәй-әнкәй! Картайган көнегездә сезне хөрмәт итә алмадым – бәхил
булыгыз, рәнҗемәгез, бу эшләр миннән түгел бит!
Таңнан
ук олаулар әзерләнгәннәр. Старосталар өйдән өйгә кереп куып йөриләр.
Бөтен
авыл кайный, чабалар, йөгерәләр, кычкырышалар, елыйлар, елыйлар, елыйлар!..
Ниндидер
бер бәйрәм, – кайгылы бәйрәм, кара, бик кара бәйрәм!
Кәрван-кәрван
булып, Зәңгәр Чишмәнең уртасыннан – байлар мәчете яныннан басу капкасына чаклы
тезелгән арбалар безне алып китәргә әзер торалар.
Бала-чага
гөж килә. Әткәй минем арба яныннан үзенең актык сүзләрен әйтә-әйтә бара... Аның
йөзендә тирән кайгы җыерчыклары күбәйгән, чәч-сакалы бу көннәрдә агарып бетә
язган.
–
Сау бул, балам, шатлыклы хәбәрләреңне ишетик, – ди. Әнкәй елап, һушыннан язган
кебек, капка баганасына сөялеп катып калды.
Башкалар
да күрешәләр, бәхилләшәләр, елыйлар, – бөтен авыл шулай гөж килә, шаулый, кайгы
белән шаулый; бөтен кешеләр, бөтен өйләр өстеннән әйтерсең кара сөрем
күтәрелә...
Атлар
кузгалды...
Кемдер,
егетләрдән берсе, гармун тартып җибәрде, кемнәрдер бераз исерек, шулай да матур,
моңлы, кайгылы тавыш белән озын көйгә сузды:
Сандугачлар
килгән безгә,
Китмәсләр
микән көзгә?
Язгы
сабантуйларына
Кайтырбыз
микән без дә?
Бу
кайгылы аваз ничектер йөрәк тамырларына төшә, арка-үзәкләрдән, аяк буыннарыннан
йөреп, күңелгә җыелып тулып килә дә күзләргә яшь китерә...
Сау
бул, Агыйдел буйлары, сау бул, Зәңгәр Чишмә!..
XXXIV
Шаһбаз,
Гыйлаҗи, Фазыйл, Гали һәм мин – без барыбыз яшьтәшләр дип йөри идек. Әнкәйләр
дә безне бер елгы балалар дип әйтәләр иде, без үзебез дә бер елда каралабыз,
бергә солдатка китәбез, бергә-бергә патшага хезмәт итәбез, аннан соң
бергә-бергә өйләнәбез, туй ясыйбыз дип уйлый, шулай сөйләшә идек.
Ничектер,
башкачарак булып чыкты.
Шаһбаз
Зәңгәр Чишмәгә кайтмады – ул үзенең эшләгән җирендә каралган да шуннан ук сугышка
киткән... Фазыйл да Казанда иде. Авылга күренмәде, шунда каралып алынганмы,
ничектер, Мәскәүгә барган да лашманчыларга башлык сыман булып урынга кергән.
Безнең
Фазыйл да үзенең Мәскәүдәге дуслары, байлары аркасында шунда барып сыенган, ди.
Аның бу эше күңелемә бер дә, бер дә ошамады! Әллә кайдан китерелгән бичара
колларны, чыбыркы тотып, кара, пычрак хезмәткә куып, шуңа башлык булган булып
йөрү егетлекмени ул! Алай иткәнче, үзең солдат бул, үзең сугышка кит тә үз
язмышыңны үзең күр!
Әдрисен
белсәм, берсеннән бик оста хат яздырып, бик нык шелтәлим әле Фазыйлны!
Әйтермен:
без кара кеше, надан кеше, шулай булсак та, бөтенләй җүләр түгел: яхшы-яманны
аера беләбез, – диярмен. – Ул бичараларны изеп, кол кебек куып йөрергә ялланып,
«лашманчы» булу – синең кебек зур укыган, тирә-якның йолдызы булган бер кешегә
килешә торган эш түгел, диярмен...
Гали
дә чарасын тапты.
Байларга
нәрсә? Акча күп, танышлык зур. Алтын булгач, докторын да, алласын да, мулласын
да, патшасын да сатып алып була икән шул: ике мең тотканнар, диләр... Бәлки,
артыграк та булыр – күпме чыкса чыккандыр, Гали «шәһәргә» барып каралды, –
ахрысы бөтенләйгә котылды...
Шулай
итеп, безнең Галигә бәхет ачылды: сугыштан да калды, үзенең күптәнге уйларына
да барып җитте: шәһәргә күчеп, анда беренче кеше булды.
Шаһбаз
бер хат яздырган иде. Ул анда:
«Дөньяны
җимерәбез, малай, хәзер чит патша җирләрендә йөрибез. Карпат дигән тау бар
икән... безнең Урал моның янында бала гына... Без хәзер менә шул карлы тауны
кичеп төшеп барабыз...» – дигән иде...
Шуннан
соң хәбәре юк...
Ни
хәл булгандыр, бик озакка мәгълүм булмады.
Без
Гыйлаҗи белән бергә алындык, бергә уйнадык. Бергә фронтка киттек.
Башкалар
аяк-кул бозалар, күзгә, колакка агу салалар. Без моңа якын бармадык. Үлсәм
үләрмен, үз кулым белән үземне гарип ясап, имгәтеп маташыр хәлем юк. Ни язган –
шул булыр...
Гыйлаҗи
да минем кебек, бозуга каршы булса да, ул никтер, казармадан казармага,
фронттан фронтка куылып йөрүне яратмый иде.
Баштан
ук күңеленә утыртып куйды:
–
Мин, – ди, – Ярманга пленга китәм... Анда дөнья күрәм, эшкә өйрәнәм, – ди.
Эт
нәрсә икән! Сүзендә торды, тугыз ай хәбәрсез гаиб* булып йөргәннән соң,
Ярманның зур бер шәһәреннән хат килде: мин исән-сау, ди; сохари җибәрегез, ди;
үзем балта эшенә керештем, ди.
Мин
үзем Польша дигән җирдә, әллә нинди сазлыкларда салкын окопта ятам.
Шулай,
Агыйдел буенда бергә уйнап, бергә үскән егетләр җир йөзенең әллә кай якларына
таралдык та беттек...
Аннан
соңгы елларда дөнья кайнады, моңарчы гел бертөсле генә, тыныч кына агып торган
тормыш диңгез кебек дулкынлана башлады. Бу дулкыннар, бу өермәләр эчендә еллар
үтте, хәлләр үзгәрде, мәңгелек дуслыкта кырыгар мәртәбә ант итешкән безнең
иптәшләр үзләре генә таралып калмадылар, күңелләре дә үзгәрде, юллары шулчаклы
бер-беренә каршыланды, без бер-беребезнең бугазларыбызга килеп сарылыштык.
Бер-беребезнең күкрәкләренә мылтык төзәп атышу дәрәҗәсенә җитештек. Араларда
упкыннар ясалды.
XXXV
Петроград.
Зур шифаханәләрнең* берсе. Киң, биек тәрәзәләрдән язгы кояш яктысы безнең залга
агылып тора. Паркетлы идәннәрдә, майлы буяулы диварда аның нурлары уйныйлар.
Безнең залның ак, пакь караватларында авыру солдатлар буй-буй тезелеп ятканнар.
Баштанаяк ак киенгән кызлар ара-тирә кереп чыгалар...
Болар
матурлар, әйбәтләр, йомшак күңеллеләр: иркәләп сүз кушалар, ни әйтсәң дә,
минуты белән эшләргә тырышалар. Чирлеләр өчен тынычсызлык булмасын диптер инде,
акрын сөйлиләр, кергән-чыкканда аяк очлары белән генә басып йөриләр...
...Көннәрме,
айлармы, атналармы үткәндер, мин менә шул һәйбәт шифаханәнең ак залында каты авыруларның
газаплы ыңгырашулары эчендә уянып китәм...
Ләкин
һаман ышана алмыйм...
Бу
төшме?.. Саташумы?.. Әллә мин чыннан да Гатчинода контрларга каршы сугышканда
каты яраланганмынмы?..
XXXVI
Кемдер,
аяк очы белән генә басып, яныма килгән кебек булды.
Күземне
ачсам, безнең палатаның докторы Анна Федоровна каршымда тора.
–
Хәлең ничек? – ди...
...Кулымны
карады, култык астына градусник куйды да ридикюленнән кечкенә бер записка
чыгарды:
–
Синең авылдашың булса кирәк, – ди. – Шаһбаз Фәхриев дигән бер бик үткен
командир бер атнадан бирле һәр көн килә дә керергә талаша. Хәлең авыр булганга
кертмәдек, менә бүген ул миңа записка калдырган. Укып бирегез, дигән, – ди.
Кай
арада укырга-язарга өйрәнгән бу егет – мин бераз гаҗәпсенәм.
Доктор
укып бирде:
«Дускай,
Солтан, ун көн инде иртә-кич синең лазаретны таптыйм. Кертмиләр. Хушына килде
дигәч, бүген сиңа записка калдырам. Без тиздән фронтка китәбез. Шуңарчы ничек
кенә булса да сине күрәсе иде. Бик сагындым! Зәңгәр Чишмә – Агыйдел буйларын
бер сөйләшеп утырыр идек.
Шаһбаз,
1918, март».
Белмим,
шатландым, белмим, нәрсәгәдер тагы җаным әрни иде, нидер булды, култык
астымдагы яра чәнчеп-чәнчеп ала башлады. Бу чәнчү күкрәгемә, кулбашларыма
менде. Аннан соң бөтен тамырларым буенча билемә, аякларыма төште – тагы
хәлсезләндем, тагы артыграк өзелдем... Бу газап белән тагын арып, йоклапмы,
онытылыпмы киттем...
XXXVII
Адәм
җаны – эт җаны, диләр. Бик дөрес сүз.
Дөньяның
җәһәннәмнәрен кичтем. Герман штыкларыннан яраландым. Керенский, Краснов
казачийларының, Петроград юнкерларының бомбаларыннан газапландым... Өч мәртәбә
ярдылар...
Мин
һаман тере. Мин тагы аякта.
Рәхмәт
инде докторларга да: яшермәделәр, куркыныч зур, диделәр; теләмәсәң, көчләмибез,
диделәр: ярдырмасаң, барыбер рәхәтләнеп йөри алмассың, диделәр.
–
Ни булса, шул булыр... Казачий пулясын йөрәк астында асрар хәлем юк! Гомер
буенча елап-сыкрап яшәгәнче, гарип-имгәк булып кеше күзенә карап көн иткәнче,
үлгәнең мең мәртәбә артык! Йә үтерегез, йә мине яңадан адәм ясагыз, – дидем.
Ярганнан
соң өч ай вакыт үтмәде, мин акрынлап йөри башладым.
Докторлар
әйтәләр: шулай даруланып, тыныч кына ятсаң, язгы сабантуйларына чаклы элекке
кебек таза егет булырсың, диләр. Болар мине никтер яраталар, күңелемне
күтәрергә тырышалар, шаярталар. Шундый күңелле сүзләр, матур өметләр белән
үзалдыма шатланып, яңа дөньяга килгән бала кебек, башымдагы хыялларга,
тәрәзәдән төшкән кояш нурларының паркетлы идәннәрдә, шома диварларда,
түшәмнәрдә уйнавына сокланып, рәхәт кенә ята идем, кемдер тиз-тиз безнең
палатага килде, ишекне ачып туктады да:
–
Солтан Уразбаев иптәш бу палатада булса кирәк, аның ятагы кайда икән? – дип,
бераз ватып, шулай да җиңел русча тел белән сорады.
Төрле
яктан авырулар, баш күтәреп:
–
Солтан, синең якташ килгән, тор! – дияргә өлгерә алмадылар, мин, атылып барып,
дустым Шаһбазны кочакладым.
Их,
дөнья! Адәм бу чаклы үзгәрсә үзгәрә икән!
Әгәр
юлда очрасам иде, каршымдагы кызыл фуражкалы, шпорлы, яхшы френчлы, баштанаяк
кораллы, йөзе әллә ничә җирдән яралы бу егетне минем Зәңгәр Чишмәдәге дустым
Шаһбаздыр дип, ялгыш та уйлый алмас идем.
Шатлыгым
башыма сыймый. Иптәшне биленнән кочаклап алам да ятагым янына урындыкка китереп
утыртам. Үзем аңа каршы утырам.
Ашыгып
исәнлек-саулык турында сөйлибез. Мин күземне аңардан ала алмыйм.
Безнең
күрешмәгәнгә дүрт ел үткән иде. Шул заман эчендә егетем камил ир булып, чыныгып
җитешкән, йөзендә акыл төсе арткан. Күзләрендә әллә ничаклы көрәш, әллә ничаклы
гайрәт ялтырый...
...Без
иркенләп сүзгә керештек.
***
XXXVIII
Барыннан
да бигрәк Гыйлаҗи хакындагы хикәя миңа кызык тоелды.
Иптәшем
үзе дә аны көлке итеп сөйли. Миңа бигрәк тә күңелле булып чыкты.
–
Германия тубыннан сындырылган кулын төзәтеп, авылда ята идем, дип әйтеп әйтә,
ди, бер базар көн, дип әйтә, ди телеграм алынды. Бөтен тирә-як шау күтәрде...
Патша төшкән, имеш, сугыш бетә, имеш, байлар, боярлар кулындагы барлык җирләрне
крестьянга бирәләр, имеш, диделәр. Халыкны волость конторына җыеп алып бардым
да бунт күтәрдем... Урядникны канга батырганчы изеп, салкын бүлмәгә яптым...
Старшинаны эт итеп кыйнап, урыныннан төшердем. Николайның сурәтен алып,
тәрәзәдән ыргыттым да, малайларга таптарга, ерткалап таратып атырга бирдем.
Аннан
соң, дип әйтеп әйтә, ди Гыйлаҗи, ни барын, ни булачагын аңлар өчен калага
киттем, дип әйтә, ди.
Шәһәр
гөж килә. Губернаторлар, исправниклар бары да очкан! Кайсы ябылган, кайбере
качкан, ди.
Казармага
барып керсәм, дөньяның асты өскә килеп бара.
Элек
борынын күккә күтәреп йөргән офицерлар хәзер шым булганнар. Элекке кебек аяк
тибеп кычкыруларның исе дә калмаган. Алар хәзер безнең солдатка да, ничектер,
кыенсынып, оялыбрак булса да: «Әфәнде» дип, «господин» дип эндәшәләр. Ә,
шулаймы, дим, хәзер без дә господамы, дим. Җитәр, мин әйтәм, сез бик күп
заманнар үзегез генә әфәнде булып йөрдегез! – дип әйттем, дип әйтә, ди.
XXXIX
Озаклап
сөйләшергә вакыт юк иде. Аерым-аерым сораша бардым.
–
Гыйлаҗи шуннан соң ни эшләгән?
Шаһбаз
яңадан көлде:
–
Ул бит зирәк егет. Тиз аңлаган. Монда безнең Петроградта эшләрнең үзгәрүен
көтмичә үк, тирә-як крестьяннарын җыеп барган да боярларның җирләрен сөреп
чәчкән... Өйләрен мәктәпләргә, фәкыйрьләргә өләшкән. Шунда безнең Галиләрнең дә
мең дисәтинәгә якын җирләре киткән бугай...
–
Хәзер ни эшли Гыйлаҗи?
–
Эш безнең кулга күчкәч, аны тотканнар да, көчләп, безнең өязгә җир комиссары
ясаганнар.
–
Әйттем, дип әйтә ди: мин ул эшләрне булдыра алмам... Мин җүнләп кул да куя
алмыйм бит, дип әйттем, ди.
–
Юк, дип әйтәләр, диде, ди, без сиңа доклад хәзерләтергә, кирәгеңне язарга галим
урыслар бирәбез. Кул куя белмәсәң, тамга салырсың, дип әйттеләр, дип әйтә, ди.
–
Ярар, дип әйттем, ди, боярларның тамырын корытканчы мин комиссар булам. Аннан
соң комиссарлыктан мине коткарырсыз да, зур йортлар, зур күперләр салу эшенә
җибәрерсез, дип әйттем, ди.
Риза
булдылар, ди.
Шаһбаз
сүз арасында Гали белән Фазыйлны телгә алса да, ничектер, аларга чәнчеп үткән
иде. Бу дуслар хакында сүз кузгаткач, аның кашы җыерылды.
–
Нәрсә булсын, иптәш! Акрынлап асылларына кайталар. Гали ачыктан-ачык байларны
безгә каршы оештыра, ди. Дутовка* яшертен акча җыя имеш, диләр...
–
Фазыйл?
–
Ул да калышмаска тырыша бугай – әллә нинди оешмалар корып, төрек-татар байрагы
дип, дин, милләт өчен бергә барыйк, аерылмыйк дип лаф ора, шулай дип гәзит яза,
съездларда кычкыра бугай... Әмма эшләгән эше бөтенләй байлар файдасына таба
бара, ди.
–
Менә ничек, – ди, – безнең губернада Учредилка* вакытында ике список чыккан.
Берсе халыкныкы – ...нче номер, берсе байларныкы - ...нче номер. Болар арасында
зур талаш булган, урыны-урыны белән сугышка да җиткәләгәннәр бугай... Галиләр,
Фазыйллар, кара мөфтиләр бары да байларныкын – ...нче номерны яклаганнар.
Безнең Гыйлаҗилар бары да – ...нче номер ягында булганнар.
–
Кем җиңгән икән?
–
Билгеле, кем җиңгән: Фазыйллар бер кеше, Гыйлаҗилар өчме-бишме кеше
үткәргәннәр.
Шаһбазның
Гыйлаҗи хакындагы хикәясе шул җиргә җиткәч, нәүбәтче кыз яңадан керде:
–
Тиздән докторлар керә. Сез чыгыгыз инде! – ди.
Без
карышмадык, өстемә аксыл соры халатны салдым, аякка йомшак башмакны кидем дә,
коридор башына кадәр озатыйм дип, Шаһбаз белән мин дә чыктым.
ХL
Мин
көрәшне яратам.
Көрәшсез
үткән көннәрне әрәм саныйм. Каты көрәш дулкыннары арасында минем җаным
рәхәтләнә, йөрәгем үзенә көч ала, гайрәт ала.
Авылда
бер ай тыныч кына хәл җыйсам, камил тазарып җитәрмен дә, яңадан шул канлы көрәш
өермәләре мине үз эчләренә тартып алырлар дип, Идел ярына басар-басмас, үз
алдыма уйлап куйган идем.
Ай
түгел, атна түгел, бер көн, бер сәгать көтәргә дә ирек бирмәделәр.
Мин
Зәңгәр Чишмәгә җәяүләп, аркама әйберләремне асып килеп кергәндә, кояш батып
бара иде инде.
Күперне
чыккач та, ниндидер зур гауга, шау-шу ишеттем.
Кемнәрдер
кычкыралар, талашалар, кемнәрдер елыйлармы, үзләрен-үзләре яклап әрләшәләрме, –
белмим, нидер бар, нидер кузгалган, нидер дулкынлана.
Түбән
оч тыкрыкларын үттем. Базар мәхәлләсенә, байлар урамына якынлап барам.
Алдымда,
минем юлыма буе белән, безнең Гыйлаҗи дуслар эшләгән зур мәчет утыра. Зәңгәр
Чишмә күле ягыннан килгән шәфәкъ кызыллыгы фарыз бүлмәсенең тәрәзәләре төшкән,
ерактан ут кебек кызарып яналар. Алда тавыш көчәйгәннән-көчәя бара.
Чү!
Бу ни эш?
Кемдер,
нәрсәдер рәттән өч мәртәбә атып җибәрде!
Моны
ишетүгә кулларым кобурама* сузылды.
«Наганым
исәнме икән, урынындамы икән?» - дип капшап карадым.
Бу
миңа кадерле нәрсә: бер казачий батальонны аз көч белән юкка чыгарган өчен
командир иптәшнең фәрманы буенча бүләк иткәннәр иде. Егермегә якын пулясы бар.
Эшләве
гаҗәп дәрәҗәдә яхшы. Иске режим вакытында төз ату өчен медаль алган кулларымда
бу наган булса, бер нәрсәдән дә курыкмаска мөмкин.
Шул
уйлар белән алга барам.
Күңелемә
кинәт бернәрсә килде: тукта әле, кайдадыр юлда, пароходтамы, берәр станциядәме,
чех дип, словак дип нидер лыгырдаганнар иде түгелме соң?.. Йөз мең кеше, имеш,
баштанаяк кораллылар, имеш, Самараны алганнармы, алалармы, имеш, аннан башка
калаларга китәләр, имеш... Белмим, тагы шундый «имеш-мимешләр» сөйләгәннәр
иде...
Мин:
–
Без андыйларны күп күрдек инде! – дип кенә куйган, ул турыда бер дә уйлап
тормый үткән идем.
Мин
пароходлардан урап кайтканчы, әллә шундый бер этләр тагы безнең кәрванга өрә
башлаганнармы? Каным кызган, йөрәгем суга, аякларым үзләреннән-үзләре ашыгалар.
Бу
чатта миңа өй ягына – уңга китәргә тиеш иде. Уйлая нитеп тормадым, сулга
борылдым да базар мәйданы ягына киттем.
Мәчетне,
Гыйрфан байның зур таш кибетләрен үтсәм, бөтенләй шаша калдым. Көтелмәгән, уйга
килмәгән, килми торган бер күренеш!
Базарның
уртасында печән үлчи торган баганаларга берничә кеше аякларыннан югары
асылганнар. Боларның берсе безнең авылда дүрт ел буе балалар укыткан мөгаллимә
Хәдичә иде. Болар тереләрдерме, үлеләрдерме, белеп булмый. Куллары салынып төшкән,
йөзләре адәм карагысыз булып яраланган... Кан тамчылары җиргә тамалар... Бу
асылганнар тирәсе кара болыт кебек, туфан кебек халык көтүе белән кайный.
Кычкыралар... талашалар... Нәрсәдер берсеннән-берсе тарткалап алырга
тырышалар... Белмим, һәммәсе акылдан шашкан, белмим, кыямәт булган: кешеләр ни
эшләгәннәрен белмиләр, күзләрен кан баскан. Ниндидер бер көч белән әле бер
якка, әле икенче якка кузгалып, шау-шу белән, гауга белән дулкынланалар.
Боларның башында зур бер командир кебек безнең Гали йөри. Аның да күзләре
канлы, тавышы карлыккан, үзе анда йөгерә, монда йөгерә, шул бозык гырылдавыклы
тавышы белән бертуктаусыз акырына:
–
Җәмәгать, көткән көннәрегез килеп җитте. Сез котыласыз... Форсатны
качырмагыз...
Аптырап
Галинең өстенә карадым, башында офицер фуражкасы, аякта шпорлы ялтыр итек,
беләктә ак тасма, кулында менә дигән маузер!
Үземне
үзем белмәдем:
–
Гали, синме? Бу ни эш? – дип кычкырып, аңа барып тотындым.
Халык
тынды, минем билдәге наганны күргәч, бераз куркып икегә аерылдылар.
Ләкин
Гали үзен үзе югалтмады, канлы күзләре белән миңа бер генә мәртәбә карады да,
бераз кире чигенеп, әллә нинди зәһәрле, каһәрле тавыш белән:
–
Ә... алаймы? Асыл кош үзе килеп аягыннан эләктеме? Җәмәгать, менә сезгә Солтан
Уразбаев!.. Дөньяны туздыручыларның иң яманнарыннан берсе! Тотыгыз да бәйләгез
моны! – дип кычкырды.
Үземне
үзем сизмәстән, наганымны суырып алдым да:
–
Кем миңа кагыла?.. – дип, рәттән дүрт мәртәбә як-якка аттым.
Халык,
лачыннан качкан чәүкә көтүе кебек куркышып, читкә таралды. Урталыктагы
ачыклыкка карасам, ниндидер бер гәүдә ыңгырашып ята. Йөрәгемне нидер чәнечте,
таныш кебек булды, дөньяны онытып, шул ыңгырашкан гәүдәгә ташландым. Ни күрим?
–
Су, бер генә тамчы су! – дип, чак-чак ишетерлек бер тавыш белән саташып,
ыңгырашып, минем дустым Гыйлаҗи ята.
Күтәреп
алыйм дип иелсәм, муеныма аркан салдылар. Шунда ук кул-аягымны бәйләргә
азаплана башладылар.
Кайдандыр
безнең күпер башында торган чактагы күрше Сафа бабай килеп чыкты да мине
якларга теләде:
–
Җәмәгать, моның ни гөнаһысы бар? Бу бит ата-анасын күрергә кунакка кайтып килә,
– диде.
Ул
арада Гыйлаҗиның атасы Зариф оста белән минем әткәй килеп чыктылар. Шау-шу
яңадан күтәрелде. Шаһбазның агасы, аның артыннан башка вакытта җыеннарда сирәк
күренә торган безнең иске күршеләр, авылның читләрендә, балчык читән өйләрдә
яшәүчеләр, атасыннан, төп йорттан куылып чыгып, читләрдә өйдәш торучылар телгә
килделәр:
–
Көпә-көндез адәм үтерәсез!
–
Бу ни эш!.. Чех дип, ул чаклы масаймагыз!..
–
Безнең очта да яңадан бәйрәм булыр әле! – дип кычкыра-кычкыра, мине
коткардылар.
Гыйлаҗины,
аркылы агачка салып, өенә алып киттеләр.
***
ХLIV
–
...Инде тындык!
–
Инде сабан-сукага!
–
Инде җимерек өйләрне төзәтергә! – дигәндә, иң ышанычлы саналган Кронштадтның
кызыл туфрагын кайдандыр искән җилләр белән ниндидер кара корым, тузан каплады,
кызыл әләмне таплады.
Түзмәдем,
җаным әрнеде, үзем теләп киттем.
Бөек
крепостьларның тишекләреннән авызлары безгә каратып куелган зур тупларның
өзлексез яудырган утларына каршы боз өстеннән күкрәк белән шуып бара идек...
Өстебезгә ут ява иде... Ләкин без һаман шуа идек...
Кинәт
янымда нидер җенләнеп шартлады. Карасам: уң аягым үземнән дүрт таяк җирдә,
читтә, ялгызы канап ята.
Петроградта
ике, Мәскәүдә биш, – барысы җиде ай лазаретта яттым. Өзелгән аякларымның,
түгелгән каннарымның билгесе булсын дип, күкрәгем Кызыл Йолдыз белән
зиннәтләнде. Бу – йөрәгем өчен иң кадерлесе булды. Күннән, агачтан, резиннан
миңа аяк ясадылар.
Зарарлы
түгел, култык таягы белән йөрергә уңай булачак.
Озатырга
бер юлдаш бирделәр.
Лазаретларда
күп ятып, буш араларда ике телдә дә укырга-язарга өйрәнеп җиткән идем инде,
мондый җирләргә тиз арада әллә килеп була, әллә юк дип, бик күп китап җыйдым.
Шулай
итеп, юлга чыктым.
Мәскәүдән
кузгалгач, өч атна дигәндә, урманнар, болыннар, матур яшеллекләр белән киенеп,
аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәнеп җиткән, иген басуларында яшелле-көрәнле
солылар, тарылар арасында карабодайның ак чәчәкләре җирне каплап, тирә-якны бал
исе белән хушландыра башлаган, биек тау итәкләрендә кыйбла кояшының нурларына
йөзе белән караган җирләрдә каен җиләкләре, җир җиләкләре тулып, кызарып пешеп
килгән чакларда, матур аяз көннәрнең берендә, мин тагы үзебезнең Агыйдел буена
– Зәңгәр Чишмәгә кайтып төштем.
ХLIV
Соңгы
атлар алмашкан Ивановка чувашы:
–
Кызыл инвалидны ярты сәгатьтә илтеп җиткерим әле, – дип шаяра-шаяра, иң яхшы
күк юргасын төпкә, алмачуар чабышкысын мичәүгә җигеп, минем каршы торуыма
карамастан, кыңгырау да таккан иде.
Зәңгәр
Чишмәгә җитеп, күпердән тузан туздырып чабып чыгуга, төрле урамнардан, төрле
өйләрдән миңа баш иеп, кул селкеп калдылар. Безнең иске чүплек башындагы
күршебез Сафа бабай, танырга тырышкан кеше кебек, кулларын күз өстенә куеп
карады да шатлыгыннан ботларына кулларын чапты. Берничә җирдә балалар, мине
танып:
–
Солтан абзый килә!.. Солтан абзый! Һу... Әллә-лә... әллә!.. – дип йөгереп, чыбыркы
шартлатып озаттылар.
Шулай
балаларны шаулатып, карт-корыга сәлам биреп, баш иеп бара торгач, базар мәчете
ягыннан уңга, үзебезнең урамга борылыйм гына дигәндә, кемдер арттан кычкырды:
–
Солтан туган, син бугай... Ялгыш китәсең, әнкәң хәзер Гыйрфан бай йортында, –
диде.
Зур
урам белән туры киттек.
Гыйрфан
байның зур капкаларын ачтырып, ике ягы яшел түбәле келәтләр, лабазлар, складлар
белән әйләндерелгән киң ишек алдына барып кергәндә, урам яктагы ике катлы биек
сарайдан, нидер сөйләшеп, көлешеп, бик күп яшьләр, кызлар, егетләр чыгып
киләләр иде...
Арбадан
төшкәнне дә көтмәделәр:
–
Солтан абзый, Солтан абзый!.. – дип, мине сырып алдылар. Бер-берсен бүлә-бүлә,
үз хәлләрен сөйләргә, миннән бер-бер артлы сорашырга тотындылар.
Әйберләремне,
ясалма аягымны, таягымны төрле кулга тараттылар да, арада тазарак ике егет
үземне ике яктан култыклап, җилтерәтеп:
–
Әйдә, менә монда синең әниең, – дип, бакча эчендә, кайчандыр безнең әткәй белән
Зариф бабай мәрхүмнәр эшләп биргән алты почмаклы өйгә алып киттеләр.
Баягы
кыска чәчле, сандалилы шадра кыз без арбадан төшмәс борын – алдан әнигә:
–
Галимә әби, сөенеч, улың кайтты!.. – дип йөгергән икән. Без бакчага керүгә, өй
эченнән әни килеп чыкты.
Аны
күргәч, мин хәйран калдым. Бичаракаем, бу соңгы өч ел эчендә ун еллык
картайган: чәчләре ап-ак, яңаклары эчкә суырылган, күзләре әллә кая төпкә
батканнар, йөзендә тирән-тирән җыерчыклар буйга-аркылыга сузылганнар, биле
бөкрәеп, буе кечкенә генә булып калган, җитмәсә, куллары да калтырыйлар.
Ахрысы,
догада, намазда утырган чагы булгандыр, бармак араларында озын тәсбих асылып
тора.
Мине
күрүгә:
–
Ай, балам... Бу җирләрдә ризыкларың бетмәгән икән әле... – диде дә кочаклап
катты. Елый да, артык сүз дә әйтә алмады.
Өй
чибәр генә, пөхтә генә күренә. Рәхмәт инде, карчыкны урамга ташламаганнар.
Әткәйнең
вафатын, Колчак сугышы вакытында туп төшеп безнең өйнең янып бетүен ишеткән
идем, әнинең кайда урнашуын белә алмый идем.
Байның
үз заманыннан калган нәрсәләрдер инде: бер почмакта зур карават, ике тәрәзә
арасында зур гына көзге, ике өстәл, берничә урындык, идәндә безнең теге өйдән
килгән киез, караватта да безнең элекке түшәк-ястыклар, мендәрләр юрганнар
өелеп торалар.
Мин
әнинен хәлен сорашып бетерергә өлгерә алмадым, яшьләр каяндыр май, йомырка,
сөт, икмәк тә табып китерделәр. Үзләре һаман бер-бер артлы сөйлиләр, сорашалар
иде.
Баягы
кыска чәчле шадра кыз миңа туры карап торды да:
–
Әткәй сине бик ярата иде... Исән-сау кайтсын дип һаман тели иде, – диде.
Мин
аны танымадым:
–
Сез кем кызы буласыз, сеңелем?
Кыз
үпкәләгән тавыш белән бераз иркәләнде:
–
Абау! Харап икән! Үзегезенең борынгы күршегезне шулай истән чыгарырга
ярыймыни?.. Мин сезне бер дә онытмадым... Кечкенә булсам да, мин, сезгә ияреп,
җиләккә йөри идем, – диде.
Мин
дә төсмерләдем:
–
Хәзер таныйм: сез Сафа бабай кызы Миңҗамал бит.
Комсомол
кыз шатланып китте.
–
Ярый, бөтенләй хәтердән чыгармагансыз икән әле без яшьләрне, – диде дә,
һичкемнән сорамыйча-нитмичә, камил хуҗа хатыны кебек, өстәлгә чәйне әзерләде,
безгә ясап эчерә башлады.
Сүз
акрынлап эзгә керде.
Гыйлаҗины
сагындылар. Бик тырышып эзләсәк тә, каберләрен таба алмадык. Халык сөйләве
буенча, атылган җирләренә – «Яшьләрдән – Зариф бабай белән Гыйлаҗетдин
абзыйга», – дип, таш яздырып куйдык, диләр.
Кемнәр
киткән, кемнәр үтерелгән, кемнәр Себердән хур булып кайткан – шуларның барын
берәм-берәм сөйләделәр, үтерелгән мөгаллимәләрне сагындылар...
Әллә
кемнәр, әллә нәрсәләр турында төрле тавыш белән сайрадылар-сайрадылар да:
–
Без сезгә күңелсезләнергә ирек бирмәбез... Һәрвакыт тик тә яткырмабыз... Дүшәмбе
көн безнең уртак кичәдә өзелгән аягыңның тарихын сөйләрсең, Зәңгәр Чишмә
буйлары мондый хәлләрне ишетергә бик сусаганнар... ярыймы? – дип, миннән
кат-кат вәгъдәләр алгач, шаулашып чыгып киттеләр.
Ләкин,
никтер Гайнияне берсе дә телгә алмады.
Күрәсең,
шулай мин дә Зәңгәр Чишмәдә калдым инде.
Бусы
озакка – гомергә калу булыр.
Бер аяк белән чит илләргә чыгып йөрү
мөмкин булмаганга, мин инде калган көчемне шушы Агыйдел буйларына
багышлармындыр, ахрысы. Эшләрмен, Гайния минем юлдашым булыр.
ХLVIII
Өемә
кергәч, каршыма килгән кешедән аптырап калдым.
Кем
булыр дисез?
Яңа
гына кайтып, минем бүлмәмдә, өсләрен дә чишенмичә көтеп утыручы сезгә бик
якыннан таныш – минем балалык, яшьлек дустым, революциядә дошманым булган
Фазыйл иде.
Күңелемдә
ике катлау, ике дулкын туды, шулай да тыштан сер бирмәскә тырыштым. Беренче
сәламнән, беренче сүзләрдән соң үзеннән дә яшермичә:
–
Кая, егет, күп үзгәрдеңме? – дигән кебек, йөзенә, өс-башына озак карадым.
Үзгәреше
бик зур да, бер дә юк та...
Күп
сүздән соң мин аңа мәсьәләне туры куйдым:
–
Партиягә кандидат икәнеңне беләм... Мәскәүдә байтактан эшләвеңне дә ишеттем...
Ачыгын әйт: Гыйлаҗи белән аның атасы Зариф картның каны синең кулдамы, түгелме?
– бу бер. Хәзерге үзгәрешең ихлас күңелдәнме, әллә җан саклау өчен, тагы элекке
кебек халыкның башына менеп утыру өченме? – менә бу ике.
Фазыйл
яшермәде – күзләремә туры карап:
–
Хәзер атып үтерсәң дә, мин синең кулыңдамын, дөресен әйтәм: Гыйлаҗи белән Зариф
бабай мәрхүмнәрнең газраиле мин түгел, ләкин теләсәм, вакытында ул газраилне
туктата ала идем мин, – диде. – Ихластанмы, баш саклау, халык җилкәсенә яңадан
атлану өченме дисең... Син бит мине беләсең!
–
Бик яхшы беләм.
–
Беләсең син: миндә иман белән гамәл бервакытта да аерылмый...
–
Аны да беләм...
–
Аларны белсәң, син, минем шикелле йөзләрчә, меңнәрчә укымышлы Фазыйлларның,
Иваннарның, Петровларның авыр трагедияләрен бер-ике сүз белән аңлаячаксың...
XLIX
...Шаһбазның
ахыр фаҗигасен тик китәргә дип атлар җигелә башлагач кына сөйләде.
–
Безнең уртак кайгы бар, – ди. – Шаһбаз хакында якын арада күңелсез хәбәр
яздылар, – ди.
Сүз
аз, хәбәр кыска:
–
Минем дөньяда калган бердәнбер дусымны басмачылар авыр бер газап белән ике ай
элек Фирганәдә үтергәннәр!
Фазыйл
аның хакында байтак нәрсә белә икән.
–
Соңгы ел ярым эчендә ара-тирә хаты килгәли иде, ди. Миңа түгел, безнең белән
бергә эшли торган бер хатынга килә иде, ди. Кайбер җирләрен миңа да укыта иде,
ди. Ул мәктүпләрендә: Донны, Кубаньны тазарттык, ди торган иде, ди. Кавказның
биек карлы таулары арасында дошманның җанын алдык. Азәрбайҗан, Каспий аша
Төркстанга юл тотабыз, дип яза торган иде, ди. Сыр-дәрья, Аму-дәрья буйларында
кара болытлар күренә. Шуларны тазарткач, дөньяның кай җирләрендә, нинди канлы
көрәшләрдә йөзәргә насыйп булыр – хәзергә белмим дип яза иде, ди. Бохарада,
Фирганәдә булган кара көчләр өчен куркыныч кызыл батырларның берсе безнең
Шаһбаз икәнен ул җирләрдән кайтучылар сөеп сөйлиләр иде, – ди.
Актык
хәбәр яңа алынган:
Шаһбазның
башы өчен меңнәрчә алтыннар вәгъдә кылынган икән. Бер хыянәт белән кулга
төшергәннәр дә, басмачыларның кара ояларында биек баганалар белән югары асып,
түбәннән җәһәннәм кебек ут якканнар, ди. Дошманнар үзләре качкач, безнекеләр
аның гәүдәсен шул күмер хәлендә асулы тапканнар. Олылап күмгәннәр.
Шулай
Гыйлаҗины аттылар, Шаһбазны утка яктылар, болар – кадерле корбаннар, революция
корбаннары. Инде Зәңгәр Чишмә дус-ишләреннән кемнәр кала? Фазыйллармы? Безнең
түгелгән каннар эссесендә кайнап кына яңа «өлгерә» башлаган шул гыйлем
егетләрме? Революциянең канлы, утлы көннәрендә чех-колчак яклап, Советка каршы
сугышкан ул Фазыйллармы?
Әлбәттә,
түгел. Әнә кызыл инвалидны шаулап каршы алган яшьләр, ячейка массалары,
комсомолка Миңҗамаллар бармы? Әнә шулар эченнән тагын исәпсез Шаһбазлар туып
күтәреләчәкләр.
Мондый
укымышлы ирләрнең безгә файдасы, бәлки, зурдыр, ләкин болар менә авыр көрәш
көннәрендә бер Гыйлаҗиның, бер Шаһбазның кисеп ташланган тырнагына да тормыйлар
бит; моны мин күз алдымда күрдем. Фазыйл, бәлки, яхшы да булыр, әмма
Гыйлаҗилар, Шаһбазлар бөтенләй башка егетләр алар!
...Ара-тирә
Фазыйл искә төшкәли. Аны да бик аз гына яратам бугай... Ләкин бу өстән генә,
акыл белән генә ярату булса кирәк.
Әмма
йөрәгемне яңадан һичбер вакыт үзенә ала алмас инде, ахры... Шаһбаз белән
Гыйлаҗи бервакытта да күңелемнән чыкмыйлар. Бу ике иптәшем йөрәгемдә революция
белән бергә багланып кереп утырдылар.
Менә
шулай булып бетте безнең язмышлар.
1922
ел.
_______________________________________
* Үткенче мөсафир – үтеп баручы
юлчы, юлаучы.
* Шикаятьле – зарлы, ризасыз.
* Мәгъзүм – мулла баласы, укымышлы.
* Тел сөйләде – зарланды, әләкләде.
* Гаиб булып – юк булып, күзгә
күренмичә.
* Шифаханә – дәвалау йорты, больница.
* Дутов – аклар армиясенең генералы.
* Учредилка – гражданнар сугышы
вакытында оештырылган идарә итү комитеты.
* Кобура – наган яки револьвер салып
йөртелә торган күннән ясалган чехол, кап.
Комментариев нет:
Отправить комментарий